Бөгелмә авазы

Татарстанда 34 градуска кадәр салкын көтелә

Республика юлларында бозлавык фаразлана.

13 гыйнварда Татарстанда 34 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта республика ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез», - дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.

Республика территориясендә көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә.

Төнлә 25-30 градус салкын, урыны белән -34 градуска кадәр  булачак. Көндез 20-25 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: