Бөгелмә авазы

Татарстанда 2470 наркоман дәваланырга җибәрелгән

Татарстанда 1,5 ел эчендә наркотикка бәйле 2470тән артык кешене мәҗбүри дәваланырга җибәргәннәр.

Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, быелның өч атнасында гына да республиканың 29 әфьюнчыга суд карары буенча тикшеренү узу яки дәвалану җаваплылыгы билгеләнгән.

Шул ук вакытта 200 кешенең дәваланудан баш тартып, административ җаваплылыкка тартылуы да билгеле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: