Бөгелмә авазы

Татарстанда 11 айлык сабый янып үлгән

Фаҗига бүген Түбән Каманың "Нефтехимик" бакчалары территориясендә була. МЧС хәбәр итүенчә, янгын дача йортларының берсендә чыккан. Өйдә 3 бала белән 31 яшьлек хатын-кыз булган. Балаларның иң кечкенәсенә 11 ай гына. Янгын башланганда сабый икенче бүлмәдә йоклаган була. Ишекнең пластигы эрү сәбәпле, әни кеше бүлмәгә берничек тә керә алмый, көч-хәл белән...

 

Фаҗига бүген Түбән Каманың "Нефтехимик" бакчалары территориясендә була. МЧС хәбәр итүенчә, янгын дача йортларының берсендә чыккан. Өйдә 3 бала белән 31 яшьлек хатын-кыз булган.

Балаларның иң кечкенәсенә 11 ай гына. Янгын башланганда сабый икенче бүлмәдә йоклаган була. Ишекнең пластигы эрү сәбәпле, әни кеше бүлмәгә берничек тә керә алмый, көч-хәл белән олы балаларын тәрәзәдән чыгарып өлгерә.

Хәзерге вакытта хатын-кыз хастаханәдә дәвалана. Табиблар аның тын юлларына зыян килүен билгеләп үтә.

Йоклаган сабыйны коткара алмыйлар. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортның түшәме ишелеп төшкән була.

Янгын сәбәпләре ачыклана.

http://matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: