Бөгелмә авазы

Татарстан юлында авария. Ике корбан

Коточкыч авариянең нәтиҗәсе аянычлы: ике яшь ир вафат. Авария кичә, 21 майда Казан-Оренбург трассасының Лаеш районындагы участогында була. «Лада-2112», «Рено Логан» һәм «Лада Гранта» бәрелешә. Нәтиҗәдә 1985 һәм 1994 елгы ир-атлар һәлак була. Фаразларга караганда, «Лада-2112» шоферы югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «Гранта»га ышкылып, каршыга килүче «Рено Логан»...

Коточкыч авариянең нәтиҗәсе аянычлы: ике яшь ир вафат.

Авария кичә, 21 майда Казан-Оренбург трассасының Лаеш районындагы участогында була. «Лада-2112», «Рено Логан» һәм «Лада Гранта» бәрелешә. Нәтиҗәдә 1985 һәм 1994 елгы ир-атлар һәлак була. Фаразларга караганда, «Лада-2112» шоферы югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «Гранта»га ышкылып, каршыга килүче «Рено Логан» белән бәрелешкән. Изелгән «Рено» юлда калган, ә калган ике машина юл читенә очканнар. «Лада 2112»нең шоферы белән иномарка пассажиры урында ук үлгән. «Рено Логан»ның тагын бер пассажиры белән шоферын хастаханәгә алып киткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: