Бөгелмә авазы

Татарстан урманчылыкларында ылыслы агачларны саклыйлар

Татарстан урманчылыкларында яңа ел уңаеннан ылыслы яшь агачларны саклау буенча чаралар кулланыла.


20 декабрьдән республика урманнарының ылыслы агачлар үсә торган кишәрлекләре даими рәвештә патруль ярдәмендә тикшерелеп торачак. Урман кануны бозу очраклары ачыкланганда, административ эш кузгату буенча оператив рәвештә чаралар кулланылачак. Ә урманда утыртылган агачларны кисүдән килгән зыян 5 мең сумнан арткан очракта, материал җинаять эше кузгату өчен тикшерү органнарына тапшырылачак. Урманчылар урманнарны 31 декабрьгә кадәр сакларга җыена.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: