Бөгелмә авазы

Татарстан таможнясы республикага синтетик наркотиклар керү каналын япкан

Татарстан таможнясы Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә контрабанда һәм наркотикларны аеруча зур күләмдә сату белән шөгыльләнгән Әлмәт төркемен тоткарлаган. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итә. Махсус операция барышында Кытайдан...

Татарстан таможнясы Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә контрабанда һәм наркотикларны аеруча зур күләмдә сату белән шөгыльләнгән Әлмәт төркемен тоткарлаган. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус операция барышында Кытайдан наркотиклы посылка алганда россияле тоткарланган, анда бер килограмм тирәсе синтетик матдә булган.
Наркотик Әлмәт, Чаллы һәм Казан территорияләрендә таратылырга тиеш булган. Аның якынча бәясе 15 миллион сум.

Әлеге факт нигезендә "Аеруча зур күләмдәге наркотик матдә контрабандасы" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Наркотикны таратуга катышы булган кешеләргә карата да җинаять эшләре кузгатылган.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: