Бөгелмә авазы

Татарстан “Роспотребнадзор” идарәсе ТР Министрлар Кабинетына сәүдә үзәкләрен ачарга тәкъдим итте

Республикада Covid-19 белән авыручылар өчен буш койкалар проценты һәм халыкны тестлаштыру дәрәҗәсе югары дәрәҗәгә җитте.

Матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР  идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина "Роспотребнадзор"ның ТР Хөкүмәтенә кайбер чикләүләр белән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы йортлары ачарга тәкъдим итүе турында сөйләде.

"Бүген чикләүләрне өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Һәм без үз тәкъдимнәребезне карау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрәбез. Чикләүләрне өлешчә бетерү  сәүдә үзәкләре эшенә, җәмәгать туклануы объектларының кайбер шартларны үтәгән хәлдә эшләвенә кагылачак. Мәсәлән, кальяннарны,корпоратив кичәләре оештыруны тыю, шулай ук залны 50%тан да артмаган күләмдә генә тутыру карала", - дип билгеләп үтте спикер.

Моннан тыш, Авдонина ТР Министрлар Кабинетына урамда урнашкан аттракционнарны ачарга тәкъдим итәргә планлаштырылуын хәбәр итте. "Ике атна элек кенә динамиканы күрсәтә торган өстәмә күрсәткеч кертелгән иде.   Бу – үткән атнадагы үсеш күрсәткеченең аннан алдагы ике атнадагы уртача күрсәткеченә нисбәте. Бу күрсәткеч икедән дә артмаска тиеш. Бүгенге көндә ул бездә 0,7 тәшкил итә", – дип билгеләде Татарстанның баш санитар табибы урынбасары.

«Шуңа күрә дә без бүгенге көндә килеп туган хәлдән чыгып эш итәргә кирәк дип саныйбыз. Бу: буш койкалар өлеше – 52,8%, халыкны тестлауның яхшы дәрәҗәсе – 136%. Ягъни бездә ике күрсәткечкә ирешелгән», – дип өстәде Любовь Авдонина.

Чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчү өчен Covid-19 коронавирусының таралу коэффициенты 0,5% тәшкил итәргә тиеш, хәзер Татарстанда бу күрсәткеч – 0,9%.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: