Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде

Казан шәһәре 43 нче сайлау участогында тавыш бирүче Фәрит Мөхәммәтшин гражданлык бурычын үтәргә җәмәгате Луиза Мөхәммәтшина белән бергәләп килгәннәр. Тавыш биргәннән соң Фәрит Хәйрулла улы журналистлар белән сөйләшкән: "15 ел элек Конституциянең 91 нче маддәсен алып ташламадык, туктатып кына тордык. Бүген ул кабат кайтарылды - эшли башлады. Республика халкы үзенең...

Казан шәһәре 43 нче сайлау участогында тавыш бирүче Фәрит Мөхәммәтшин гражданлык бурычын үтәргә җәмәгате Луиза Мөхәммәтшина белән бергәләп килгәннәр.

Тавыш биргәннән соң Фәрит Хәйрулла улы журналистлар белән сөйләшкән: "15 ел элек Конституциянең 91 нче маддәсен алып ташламадык, туктатып кына тордык. Бүген ул кабат кайтарылды - эшли башлады. Республика халкы үзенең Президентын, җирле депутатларны сайлау хокукына ия булырга тиеш. Б у - аларның законлы хокукы. Әлеге сайлаулар республикабызның киләчәге өчен тавыш бирү ул. Дөрес юнәлештә икәнлегебезне күрсәтүче дәлил булып торачак".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: