Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Милли банкында Татарстанда нинди ялган купюраларның ешрак очравы турында сөйләделәр

Татарстанның сәүдә челтәрләрендә акчасыз түләүләрнең артуы фонында ялган купюралар әйләнеше кими төшү күзәтелә.

2020 елның II кварталында Татарстанның банк системасында 91 ялган акча  ачылган (узган елның шул ук чорында – 99). Аларның иң зур өлешен  –  71 данә (гомуми санның 78 проценты) – 5 000 сум номиналлы банкнотлар тәшкил итә.

Ялган 1 000 сумлыклар 19 тапкыр, шулай ук бер тапкыр 100 сумлык “эләккән”.  

Чит дәүләтләрнең ачыкланган ялган банкноталары саны, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 6 берәмлеккә кимегән. Икенче кварталда 20 евро номиналлы 1 ялган банкнот табылган.

Россия Банкының Идел-Нократ дәүләт учреждениесе Татарстан Республикасы милли банкы бүлеге белгечләре, дөреслекне билгеләү өчен, банкнотларда кимендә өч яклау элементы булуны тикшерергә кирәк, дип искә төшерә. Россия акча билгеләренең дөреслеге билгеләре турындагы мәгълүматны www.cbr.ru Россия Банкы сайтында “Банкнотлар” һәм “Монетлар” бүлекләрендә алырга мөмкин.

Әйткәнебезчә, Татарстанда ялган купюралар әйләнеше карталар ярдәмендә түләү активлашу сәбәпле, кими. Әйтик, 2019 елда республика халкы, банк карталарын кулланып, товар һәм хезмәтләр өчен 454 миллиард сумлык түләгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 26 процентка күбрәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: