Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә

2020 елның сентябрь аеның 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кеше һәлак булган.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле, көчәйтелгән режимда эшли башлый.

2020 елның сентябрь аеның 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кеше һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәтләре арасында иң күп таралганнары: җәяүлеләрне бәрдерү, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу һәм аву.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аварияләрне киметү максатыннан, республиканың автомобиль юлларында постлар көчәйтеләчәк, шәһәр һәм районнарда өстәмә рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак. Машина йөртүчеләр исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәү кебек авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау, шулай ук яктылык кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән өстәмә профилактик чаралар үткәрүгә аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, баланс тотучылар белән берлектә инженерлык чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү максатында өстәмә тикшерүләр уздырылачак.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: