Бөгелмә авазы

Роспотребнадзор идарәсе Хаҗга баргач шәхси куркынычсызлык һәм гигиена кагыйдәләрен сакларга кирәклеге турында искә төшерә

Согуд Гарәбстанында бу елның июнь аенда Йәмән дәүләте белән чиктәш Җизан районында ваба авыруының 13 очрагы теркәлгән инде. Йәмәннең үзендә әлеге чирне йоктыручылар саны 1 миллионнан артып киткән.

Роспотребнадзор хаҗ кылучы мөселманнар өчен Денге һәм Зика бизгәге, шулай ук башка авырулар йоктыру куркынычы турында кисәтүче белешмәлек чыгарган.

Согуд Гарәбстанына йогышлы авыруларга бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән күп мөселманнарның хаҗ кылырга килү белән бәйле. Шул сәбәпле, ваба, Денге, Зика бизгәге, сары бизгәк, менингококк инфекциясе кебек авыруларны йоктыру куркынычы арта дип хәбәр итә әлеге күзәтчелек органы матбугат хезмәте.

Согуд Гарәбстанында бу елның июнь аенда Йәмән дәүләте белән чиктәш Җизан районында ваба авыруының 13 очрагы теркәлгән инде. Йәмәннең үзендә әлеге чирне йоктыручылар саны 1 миллионнан артып киткән.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Мәккәгә Татарстаннан 1 мең 800 кеше хаҗ кылырга барачак. Белгечләр искәрткәнчә, Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булып кайтучыларны 21 көн дәвамында медицина хезмәткәрләре карап, күзәтеп тора.

Хаҗи булырга җыенучы һәркемгә гриппка каршы прививканы Хаҗга җиткәнче ясатып калу кирәк, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, тын юлларының, бавыр, бөер һәм йөрәкнең хроник авыруларыннан, шикәр чиреннән интегүчеләр моңа аеруча игътибарлы булырга тиешләр.

Мондый авыруларны булдырмый калу максатыннан Россия Федерациясенең кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге киәшләрне бирә:

• Хаҗ сәфәренә кузгалганчы, һәркемгә медицина тикшеренүе узарга. Чөнки андагы эссе һәм коры һава торышы, туклану шартлары үзгәрүенең һәм башка факторларның хроник авыруларның көчәюенә, кәефнең начараюына китерүе бар;

• кояш һәм эссе сугуны булдырмый калу максатыннан җиңел һәм натураль тукымалардан тегелгән кием-салым, баш киеме генә кияргә: кояш нурларыннан саклану чараларыннан файдаланырга, су эчү күләмен арттырырга;

• җәмәгатьурыннарында шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ашау алдыннан, бәдрәфкә һәр барганнан соң кулларны сабынлап юарга, юылмаган кулың белән биткә һәм күзләргә кагылмаска, йөткергәндә һәм төчкергәндә тастымал яки кулъяулык белән авызыңны капларга;

• сулыш юлларына нисбәтле авыру билгеләре булган кешеләр белән артык аралашмаска, тән температураң күтәрелгәнен, ютәлли башласаң, хәлсезлек яки үтә көчле респиратор авырулар (ОРЗ) белән чирли башлавыңны сизенсәң, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә;

•коронавирус инфекциясе булу очраклары теркәлгән илләргә чыгарга туры килгәндә саклану маскаларыннан файдаланырга;

• дөяләргә атланып йөрүдән һәм алар катнашында булган экскурсияләргә барудан тыелып торырга;

• кайнатылмаган һәм пастеризацияләнмәгән дөя сөтен бөтенләй кулланмаска, тиешле-тиешсез урыннарда оештырылган сәүдә нокталарыннан азык-төлек сатып алмаска; суның бары тик шешәләргә тутырылганын яки кайнатылганын гына, эчемлек һәм сокларның промышленность производствосында җитештерелгәнен генә кулланырга;

• хайваннар белән аралашканда сак эш итәргә, алар тешләгәндә, сыдырылганда, селәгәйләре тигәндә, тәннең ул урынын су белән сабынлап юарга һәм кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә;

• бөҗәкләрнең тешләвен булдырмый калу максатыннан тәннең ачык урыннарын капларлык кием-салым кияргә, бөҗәк һәм хайваннарны куу өчен кулланыла торган репеллент матдәләрне кулланырга, шулай ук тәрәзә һәм ишекләргә кичекмәстән челтәрләр куярга.

Хаҗ сәфәреннән кайтуга 21 көн дәвамында үз сәламәтлегең торышын контролеңдә тоту кирәк. Бизгәк тоту (калтырану, температура күтәрелү, хәл китеп тору, тамак төбендә авырту һ.б.), эчәк инфекцияләре, сулыш юллары белән бәйле респиратор авырулар белән билгеләрне үзеңдә сизгән очракта, кайсы илдә булып кайтуыңны әйтеп, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итүең сорала.

Реклама

Артык катлаулы булмаган шушы профилактик чараларны үтәү Сезне йогышлы авырулардан йоктырудан саклаячак!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: