Бөгелмә авазы

Татарстан регионнарның инвестклимат рейтингына керде

Беренче урынны Мәскәү яулады, безнең республика узган елдагы кебек икенче булды.

Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) инвестицион рейтингы басылып чыкты. Бу хакта ТАСС СИА башлыгы Светлана Чупшева докладына сылтама белән хәбәр итә.

Беренче урынны, инде беренче тапкыр гына түгел, илебез башкаласы яулады. Икенче урында – Татарстан, өченче урындаТула өлкәсе. Элегрәк ул алтынчы гына иде.

СИА инвестицион климат рейтингын ел саен тәкъдим итә. Агентлык регионнарда хакимият органнарының казанышларын бәяли. Беренче чиратта бизнес өчен уңай шартлар тудыру һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау анализлана.

Иң мөһиме, рейтинг төзегәндә административ процедураларның тизлеге һәм җиңеллеге бәяләнә. Әйтик, төзелешкә рөхсәт алу һәм милек хокукын теркәү ни дәрәҗәдә җиңел һәм тиз генә башкарыла ала икәне.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: