Татарстан Президентының туган авылында мәчет ачылуына әзерләнәләр
Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында төзелеп килүче мәчет манарасына җомга намазы алдыннан ярымай урнаштыру тантанасы узды.
Чараны ачканда, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ярымайны урнаштыруга фатихасын биреп, төзелүче мәчет мөселманнар һәм бөтен җәмгыять өчен игелек билгесе булуын теләп, дога кылды. Аерым рәхмәт сүзләре белән ул мәчет төзелешен башлап җибәрүче Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры, җирле совет депутаты Нурия Хашимованы билгеләп үтте.
Үз чиратында Фонд идарәсе исеменнән чыгыш ясаган Нурия Хашимова республика җитәкчелегенә, район хакимиятенә, меценатларга, хәйриячеләргә һәм бу җирлектә яшәүчеләргә мәчетне төзүдә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Яңа Арыш авылы 1930 елда барлыкка килгән. Татарстанның Балык Бистәсе районының көньягында урнашкан. 6424,5 гектар җирлектә 792 кеше яши.
Авылдан шактый күп күренекле шәхесләр дә чыккан. Монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарә башлыгы Рифкать Миңнеханов, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, Әлмәт драма театрының әйдәүче актрисасыСәкинә Минханова, Чаллы татар драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе Үзбәк Мусин, физика-математика фәннәре докторы Әмир Сибгатуллин, медицина фәннәре докторы Камил Галиев һ.б. туган.
Чара барышында архитектор Светлана Алаева проекты буенча төзелүче яңа мәчеттә төзүчеләр махсус кран ярдәмендә манарада ярымай калкытты. Мәчетнең ачылуы 2016 елның икенче кварталына планлаштырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 09:23Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (25-31 гыйнвар) Бу чор күпләр өчен кызыклы вакыйгаларга бай булачак, яңа танышлыклар булдыру теләге барлыкка киләчәк. Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар – ай тулган көн. Перспективалар ачылачак, әһәмиятле вакыйгалар көтеләчәк.4100
-
24 гыйнвар 2021 - 08:01Бөгелмәдә 24 гыйнвар һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, якшәмбе көнне, болытлы, урыны белән бераз кар яварга мөмкин, талгын җил.3200
-
23 гыйнвар 2021 - 18:03«Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтә (Түбән Камада бу НТР-Татарстан каналы - 24, НТР ВКОНТАКТЕ төркемендә, мэриянең рәсми сайтында һәм шулай ук ВКда), шулай ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк.11000
-
23 гыйнвар 2021 - 17:31"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары «Блокадный Ленинград. Город непокоренных» батырлык дәресләре оештырдылар.9100
-
23 гыйнвар 2021 - 16:12Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.8400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...1900
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.37000
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәр Соңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.19300
-
22 гыйнвар 2021 - 17:36Бөгелмә районы яшьләре өчен спорт эстафетасы үткәрелде Прогресс балалар бакчасында балалар арасында “Спорт иленә сәяхәт” дигән чара узды.16300
-
22 гыйнвар 2021 - 19:48Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган Шагыйрьнең «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә көйне Башкортстан татары, музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.14400
-
22 гыйнвар 2021 - 09:32«Матур» датада Бөгелмәдә җиде пар өйләнеште Туй теләсә кайсы пар өчен бик мөһим көн, аларның һәрвакыт бу матур тантаналы көнне вак-төягенә кадәр алдан уйлап куясылары килә. Һәм датаны сайлау да искәрмә түгел.13800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика