Бөгелмә авазы

Татарстан Президенты Роспотребнадзор башлыгы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да катнашты. Очрашу барышында яклар халыкның санитар-эпидемиологик уңай тормышын тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау һәм бу өлкәдәге кануннарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, Анна Попованың Казанга Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең бүгенге коллегиясе утырышында катнашу өчен килде.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: