Бөгелмә авазы

Татарстан Президенты – «Традицияләргә тугрылык. Киләчәктә ышаныч!»

Мондый сайлау алды лозунгын ТР Президентының сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтынов игълан итте.

Бердәм тавыш бирү көне, 13 сентябрьдә, Татарстан Президентын сайлаулар узачак. Рөстәм Миңнехановның сайлау алды лозунгы билгеләнде.

«Безнең сайлаучыларга бара торган төп лозунг – «Традицияләргә тугрылык. Киләчәктә ышаныч!». Бүген штаб әгъзалары белән без шулай килештек. Бу слоганны өстәмә аңлатырга кирәкми дип уйлыйм. Монда барысы аерылып ята», – дип игълан итте сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтынов.

Августның беренче декадасында Миңнехановның агитация кампаниясе башлана.

Чыганак: Татарстан президентлыгына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: