Бөгелмә авазы

Татарстан хәрби исәпне оештыру буенча смотр-бәйгедә җиңү яулады

Татарстан Россия Федерациясе Хәрби көчләре хәрби идарәсе үткәргән хәрби исәпне оештыру буенча смотр-бәйгедә җиңү яулады. Ул 2016 елда Россия субъектлары башкарма комитеты һәм җирле үзидарә органнары, хәрби комиссариатлар эше буенча бәяләнде. Конкурста Татарстан данын республика смотр-бәйгесе җиңүчесе булган Бөгелмә районы, Лениногорск, Питрәч районнары, шулай ук ТР хәрби комиссариаты яклады. Бөгелмә...

Татарстан Россия Федерациясе Хәрби көчләре хәрби идарәсе үткәргән хәрби исәпне оештыру буенча смотр-бәйгедә җиңү яулады. Ул 2016 елда Россия субъектлары башкарма комитеты һәм җирле үзидарә органнары, хәрби комиссариатлар эше буенча бәяләнде.

Конкурста Татарстан данын республика смотр-бәйгесе җиңүчесе булган Бөгелмә районы, Лениногорск, Питрәч районнары, шулай ук ТР хәрби комиссариаты яклады.

Бөгелмә шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рафаэль Минетдинов билгеләп үткәнчә, Подгорный авыл җирлеге башкарма комитеты "бик яхшы" билгесенә лаек булган, "Татнефтеснаб" идарәсе Бөгелмә базасы һәм Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариаты эшенә - "яхшы" билгеләре куелган. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Бөгелмә районы вәкилләренә "бик яхшы" билгесен әлеге смотр-бәйге тарихында беренче тапкыр куйдылар.

Икенче һәм өченче урыннарда - Рязань һәм Мурманск өлкәләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: