Бөгелмә авазы

Татарстан халкының газ өчен 578 миллион сум бурычы җыелган

Бурычлылар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Азнакай һәм Әгерҗе районнарында күп.

 

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан халкының газ өчен 578 миллион сум бурычы җыелган. Ә кулланылган электр өчен бурыч 209 миллион сумга җиткән. Бу хакта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җиткерде.

- Кайбер торак-коммуналь хуҗалык оешмалары дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштырды да, җиһаз, челтәрне яңарту өчен акча тыгарга ашыкмый, - диде прокурор. - Оешма банкротлыкка килеп терәлде, коммуналь челтәр искерде. Халык моны аңлый һәм акча да түләми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: