Бөгелмә авазы

Татарстан эшкуарлары акцизлы товарлар саткан өчен субсидияләр ала алалар

Субсидияләр бу елның 31 июленә кадәр биреләчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты акциз белән эшләүче Татарстан эшкуарларының субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме алуга дәгъва итә алуы турында карар кабул итте.

“Карар нигезендә, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, шул ук вакытта эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән кешеләр дәгъва итә ала», – дип сөйләделәр ведомствода.

Документ кече һәм урта бизнес субъектларына әзер азык-төлек һәм азык-төлек китерү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирүгә чикләүләрне киметә.

Апрель ахырында ТР Икътисад министрлыгы азык-төлек һәм азык-төлек продуктлары китерүгә бәйле чыгымнарны 100 процентлы субсидияләү эшен башлап җибәрде. Башта апрель һәм май өчен чыгымнар субсидияләнде, әмма министрлык программаны, эшкуарлар мәнфәгатеннән чыгып, озайтты. Бүгенге көндә программада 124 эшмәкәр катнашырга карар кылган, күбесе Казаннан. Шулай ук Чаллы, Арча, Биектау, Лаеш һәм башка районнардан да гаризалар бар.

Субсидия алу өчен гаризалар ТР Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 9дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00дан 16.45кә кадәр, Казан, Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча, шулай ук республиканың барлык районнарында ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре аша кабул ителә. Белешмәләр  өчен телефоннар: 8 (843) 222-57-50.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: