Бөгелмә авазы

Татарстан донорлары бер көндә кан банкын 178 литрдан артыкка тулыландырган

Кичә республикада донорлар акцияләре кысаларында 436 кеше кан тапшырган . 20 апрель көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге һәм Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттәге филиалларында, Татарстанда игълан ителгән "Язгы игелек атнасы" кысаларында, Илкүләм кан доноры көненә багышланган донорлар акцияләре уздырылды. Бу көнне республикада 436 кеше кан тапшырган, кан банкы...

 

Кичә республикада донорлар акцияләре кысаларында 436 кеше кан тапшырган .

20 апрель көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге һәм Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттәге филиалларында, Татарстанда игълан ителгән "Язгы игелек атнасы" кысаларында, Илкүләм кан доноры көненә багышланган донорлар акцияләре уздырылды.

Бу көнне республикада 436 кеше кан тапшырган, кан банкы 178 литрдан артык донорлар каны белән тулыланган.

Акция ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган. Ике ел дәвамында Татарстанда "Мы..." яшьләр хәрәкәтенең "Мин - ТР доноры" республика проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты - кан хезмәте белән системалы эшләү өчен вузлардагы донор төркемнәрен бер яшьләр донор хәрәкәтенә берләштерү, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: