Бөгелмә авазы

Татарстан Бөтенроссия экотуризм конкурсында катнашачак

Чарада катнашу өчен Россиянең 68 субъекты гариза биргән.

Татарстан Республикасыннан биш проект Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бу хакта ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашу өчен Россия Федерациясенең 68 субъектыннан 115 гариза бирелгән.

Татарстан максималь санда командаларны игълан иткән катнашучыларның берсе. Республика тарафыннан тәкъдим ителгән һәр кластер үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала. Алар бишәү:

· «Кама Тамагы» ТРК (региональ әһәмияттәге ландшафт юнәлешендәге «Лобач тавы» дәүләти табигать тыюлыгы һәм региональ әһәмияттәге «Юрьев мәгарәсе " табигать һәйкәле»);

· "Түбән Кама» ТРК («Түбән Кама" милли паркы»);

· "Идел-Кама» ТРК (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы);

· «Биектау» ТРК (комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр" дәүләт табигый тыюлыгы»);

· «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы).

Үзең ошаткан проект өчен https://priroda.life/geography/  сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак.

Экотуризмны үстерү һәм туристлык-рекреацион кластерлар булдыру буенча конкурсны стратегик инициативалар агентлыгы оештыра. Чара «Экология» милли проектын, шулай ук Россия Федерациясендә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча махсус сакланыла торган, шулай ук аларга якын-тирә территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында 10 пилот туристик-рекреацион кластер билгеләп үтеләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: