Бөгелмә авазы

Татарстан авыл хуҗалыгының иң яхшы яшь белгечләре -Германиядә

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, узган ел "Үз профессиясендә иң яхшысы" дип аталган конкруста җиңү яулаган агросәнәгать тармагының яшь белгечләре хәзерге вакытта Германиядә белемнәрен арттыра.

Алар Бавариянең авыл хуҗалыгы министрлыгында узачак түгәрәк өстәлдә катнашачак. Германия һәм Россиянең агросәнәгать тармакларын үзара чагыштырып, махсус проектлар әзерләячәкләр. Шул ук вакытта алар Германиянең бик күп авылларында булып, биредәге авыл хуҗалыгы тармагы үсеше белән дә танышачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: