Бөгелмә авазы

Татарстан авыл хуҗалыгы сан алуга әзер

Татарстанның статистика хезмәте, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуга (ул киләсе елның 1 июль - 15 август аралыгында узачак) әзерлек максатында, республикадагы авыл хуҗалыгы объектлары исемлеген төзеде. Нәтиҗәдә, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исәбендә торган хуҗалыклар исемлеге дә тулыланды.


Татарстандагы авыл хуҗалыгы объектлары турында бөтен мәгълүмат Росстатка җибәрелде. Яңартылган исемлеккә караганда, республикада бүгенге көндә 480 мең авыл хуҗалыгы объекты исәпләнә. Аларның 721е- авыл хуҗалыгы оешмалары, 186сы - авыл хуҗалыгына карамаган предприятиеәрнең ярдәмчел хуҗалыклары, 3023е - крестьян-фермерлык хуҗалыклары, 373е - шәхси эшкуарлар, 403439ы - шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрнең башка шәхси хуҗалыклары, 41571е - шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы, шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге булган гражданнар. Ә 1373е - гражданнарның 29784 җир кишәрлеге исәпләнгән бакчачылык берләшмәләре.
Исемлекне төзегәндә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары да өйрәнелгән һәм алар тагын 147 объектка тулыландырылган. Әлмәт районында - 9, Биектау районында - 4, Әгерҗе һәм Мөслим районнарында - 3әр, Бөгелмә, Буа, Түбән Кама районнарында - 2шәр һәм тагын биш районда берәр объект өстәлгән. Ә 117 объект авыл хуҗалыгында сан алу объектлары исемлегеннән, киресенчә, төшерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: