Бөгелмә авазы

Татарстан аграрийлары өчен ташламалы кредитлар буенча түләүләрне кичектерәчәкләр

Тиешле проект Хөкүмәттә әзерләнгән инде.

Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр ташламалы кредитлар буенча түләүләрне кичектереп тора алачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бу коронавирус таралу фонында тармакка ярдәм итү чараларының берсе булачак", - диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко.

Хөкүмәт ташламалы кредитлар һәм исәпләнгән процентлар буенча түләүләрне кичектереп тору рәвешендә ярдәм күрсәтәчәк. Тиешле проект Хөкүмәттә әзерләнгән инде.

Бу максатларга федераль бюджеттан 2020 елда 4 млрд. сум һәм 2021 елда 6 млрд. сум бүлеп биреләчәк.

Фермерларга ташламалы кредит бирү программасы буенча еллык 1-5% ставкасы буенча кредит алырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: