Бөгелмә авазы

Татарстан аэропортларыннан 1787 рейс ясалган

Татарстан Идел буе федераль округында төбәк авиапассажирлар ташуны үстерү программасын тормышка ашыруда актив катнаша.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елда әлеге программа кысаларында очышларны 3 авиакомпания башкарган. Оренбург халыкара аэропорты 19 урынлы L-410 һава судноларында Казаннан Пермьгә, Оренбург, Самара һәм Кировка рейслар ясаган. "Авиа Менеджмент Груп" җәмгыяте тарафыннан Казаннан Саратов һәм Пенза, Түбән КамаданТүбән Новгородка очышлар оештырылган. 2015 елның декабреннән башлап Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе 50 урынга исәпләнгән CRJ200 һава судноларында Казаннан Түбән Новгородка рейслар ясый башлаган.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан аэропортларыннан 1787 рейс ясалган: 36097 пассажир каршы алынган яки озатылган. ТР бюджетыннан авиапассажир йөртүчеләргә 46,9 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән, ди идарә тармагының матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: