Бөгелмә авазы

Татар интернет сайтлары бәйгесенә .tatar доменында эшләүче ресурслар номинациясе өстәлде

"Белем җәүһәрләре 2016" VII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе гаризаларны 15 нче сентябрьгә кадәр кабул итә Быел "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенә татар доменында эшләүче сайтлар арасында ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" исемле аерым номинация өстәлгән. Конкурсның быелгы үзенчәлекләре турында "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин сөйләде. Бәйгене оештыручы...

"Белем җәүһәрләре 2016" VII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе гаризаларны 15 нче сентябрьгә кадәр кабул итә

Быел "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенә татар доменында эшләүче сайтлар арасында ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" исемле аерым номинация өстәлгән. Конкурсның быелгы үзенчәлекләре турында "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин сөйләде.

Бәйгене оештыручы конкурсның дөньякүләм булуын билгеләп узды. Ул Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарларга куллану өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-ресурсларның сыйфатын яхшыртуда консультацион ярдәм күрсәтү бурычын күздә тота.

Икенче ел рәттән күренекле татар шәхесләренең сайтлары аерым номинациядә билгеләп үтелә.

Быел җиденче мәртәбә үткәрелә торган конкурска гаризалар быелның 15 февраленнән кабул ителә башлаган. Гаризаларны 15 нче сентябрьгә кадәр тапшырып бетерү зарур. "Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк", - дип искәртте Раил Гатауллин.

"Белем җәүһәрләре 2016" VII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.

2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

5. "Югары белем - фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.

6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.

7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

8. "Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

"Инде шактый сайтлар әлеге дөньякүләм бәйгедә җиңеп, "Белем җәүһәре" исеменә лаек булдылар. Төрле елларда бәйгедә АКШ һәм Франция татарлары да катнашты. Конкурста җиңгәннән соң, укытучылар Гөлназ Җәлилова, Гүзәлия Тарханова сайтлары кулланучылар хәтерендә истә калып, популярлашты", - ди Раил Гатауллин. Ул быел Германия татарларының аргамак.татар сайты авторларын да конкурста катнашырга өндәп тәкъдим юлланачагын әйтте.

Жюри составына татар телен, мәгълүмати технологияләрне яхшы белгән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән якыннан таныш 15-20 ләп белгеч кертелә. Раил Гатауллин сайтларга бәя биргәндә, функциональлек һәм технология ягыннан камиллек, эчтәлек һәм интерактивлык, дизайн һәм юзабилити категорияләренә игътибар юнәлдереләчәген әйтте.

Үз номинациясендә беренче урын алган интернет-проект "Белем җәүһәре" исеменә лаеклы була, махсус приз белән бүләкләнә һәм рәсми сайттагы "Җәүһәрләр" (http://konkurs.belem.ru/cauharlar) сәхифәсендә урын ала. "Әгәр сайт җәүһәр исемен ала икән, бу Нобель премиясенә тиң, ул бүтән конкурста катнаша алмый. Әмма дә ләкин, конкурстан соң да өч ел дәвамында сайтын югары дәрәҗәдә саклап калып, аны үстергән интернет-проект авторлары "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек дип табыла", - дип белдерде Раил Гатауллин. Бүгенге көндә инде шундый 4-5 Гран-при иясе бар.

Җиңүчеләрне октябрь аеның беренче-икенче декадаларында (Укытучылар көне уңаеннан) игълан итү ниятләнә. Бәйгенең рәсми сайты адресы - http://konkurs.belem.ru.

Конкурста катнашу өчен бүген 19 заявка бар. Раил Гатауллин әйтүенчә, кагыйдә буларак, аларның саны 60 ка җыела. Күп кенә катнашучылар гариза тапшыруны соңгы көннәргә калдыра.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: