Бөгелмә авазы

Иртәгә Татар Димскәендә узачак “Ак йон” бәйрәменә рәхим итегез!

Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесе, "Татар Димскәе авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Бөгелмә районы халкын һәм шәһәребез кунакларын 19 март көнне үтәчәк "Ак йон бәйрәме" татар фольклор бәйрәменә чакыра. Программада: - халык йолалары, җырлар, татар халкының гореф-гадәтләре; - татар халык ашлары дегустациясе; - декоратив-гамәли иҗат әйберләре...

Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесе, "Татар Димскәе авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Бөгелмә районы халкын һәм шәһәребез кунакларын 19 март көнне үтәчәк "Ак йон бәйрәме" татар фольклор бәйрәменә чакыра.

Программада:

- халык йолалары, җырлар, татар халкының гореф-гадәтләре;

- татар халык ашлары дегустациясе;

- декоратив-гамәли иҗат әйберләре күргәзмәсе;

- киез басып, келәм ясау буенча мастер-класс.

Үткәрү урыны: Татар Димскәе авылы, Совет урамы, 65 "а" йорты (Татар Димскәе авылы мәдәният йорты)

Телефон: 8(85594) 5-93-44

Башлана сәгать 11дә.

Керү ирекле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: