Бөгелмә авазы

Татар Димскәе мәктәбе укучылары айга сәяхәт кылды

Татар Димскәе мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Белмәмеш белән айга сәяхәт” дигән чара үткәрделәр.

12 апрель, Халыкара космонавтика көне уӊаеннан, Татар Димскәе мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Белмәмеш белән айга сәяхәт” дигән чара үткәрделәр.

Бу көнне Татар Димскәе мәктәбенә кунакка Белмәмеш килде. Ул балаларны үзе белән айга сәяхәт кылырга чакырды. Балалар Белмәмешнеӊ кызыклы табышмакларына җаваплар эзләделәр, презентация ярдәмендә галәмне үзләштерү тарихы белән таныштылар, викторина сораулары аша үзләренеӊ белемнәрен тикшерделәр. Сәяхәт бик мавыктыргыч һәм күӊелле үтте. 

Гөлнара РӘХИМОВА, Татар Димскәе мәдәният йорты җитәкчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: