Бөгелмә авазы

Татар Димскәе авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме узды.

Сабантуй – татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе

Сабантуе – һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф-гадәтләрнең, йолаларның югалып бару чорында яшиләр. Халкыбызның йолаларын, уеннарын саклап калу максатыннан 15 июнь көнне мәдәният йорты бакчасында балалар Сабантуе шау-гөр килеп узды. Бәйрәмгә килгән балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: кемдер җырлады, кемдер биеде, шигырь сөйләде. «Капчык киеп йөгерү», «Кашык белән йомырка ташу», «Аркан тарту», «Чүлмәк вату», «Көянтә белән су ташу», «Таяк тарту» кебек татар халкының милли уеннарын һәркем яратып уйнады. Сабантуена килгән әниләр һәм әбиләр дә үзләренең җитезлекләрен көянтә белән су ташуда сынадылар.

Беркем дә читтә калмады, беркем дә бүләксез китмәде. Балаларга шушындый матур бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткәне өчен авыл җирлеге башлыгы Ринат Канәфия улы Галләмовка, тәм-томнар белән сыйлаганнары өчен авылыбызның имам-хатыйбы Яндаш хәзрәткә, Нәфисә Миңнуллинага, Рәмилә Шәфигуллинага, Сырдария Кәримовага  бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.  

Гөлнара Рәхимова, мәдәният йорты җитәкчесе

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: