Бөгелмә авазы

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар өч датага планлаштырылган

Беренче бәйрәм чарасы 27 майда узачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев болай дип хәбәр итте: “ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч датага планлаштырылган: 27 майда (бу көнне 1920 елда Мәскәүдә ТАССР оешу турында декрет имзалана), 25 июньдә (ТАССР Хөкүмәте оешу көне) һәм 30 августта (бу көнне 1991 елда ТР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә). 
27 майда, элек расланган план нигезендә, зур форум булырга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе һәм илдә килеп туган хәл нәтиҗәсендә, аңа үзгәрешләр кертергә туры килде. Чәршәмбе көнне ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт Советы тантаналы утырыш уздырачак. Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Президенты тарафыннан ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасын тантаналы рәвештә “сүндерү” көтелә: “Татарстанның 100 еллыгына чыгарылган маркадан бөтен дөньяда файдалана алачак”, – дип билгеләп үтте Шәйхразыев. 
Шул ук көнне республика оешуның 100 еллыгына Үзәк Банк чыгарган юбилей тәңкәсен тәкъдир итү дә планлаштырылган. 
Төп бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк. Бу көнне Казанда Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Татарстан Хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналы очрашу булачак, анда ветераннар чакырылачак. Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, шул ук көнне республиканың вафат булган җитәкчеләренең каберләренә барып, аларны хөрмәт белән искә алу планлаштырыла. 
25 июньдә республика районнары буенча Татарстан флагы эстафетасы старт ала. 29 гыйнвардан башлап, юбилей флагы эстафетаны Россия төбәкләре буенча узды. 
30 августта ТАССР юбилее уңаеннан төрле объектларның тантаналы ачылуы көтелә. Татарстан Премьер-министры урынбасары билгеләп үткәнчә, шул ук көнне Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итү оештырылачак. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: