Бөгелмә авазы

Тарихта калырлык

Әлеге искиткеч спорт бәйрәме Олимпиада уеннары тарихына ике рекорд белән кереп кала: аның беренчесе - кышкы уеннарның гомердә күрелмәгән-чә субтропик зонада үтүе, икенчесе - Сочидагы ярышларның кешелек тарихында әлегә иң кыйммәткә төшкән Олимпиада булуы. Икенче үзенчәлек беренчесенә күпмедер күләмдә бәйле, әлбәттә. Олимпиада уеннары курорт-шәһәр янындагы тауларда барса да, анда тиешле...

Әлеге искиткеч спорт бәйрәме Олимпиада уеннары тарихына ике рекорд белән кереп кала: аның беренчесе - кышкы уеннарның гомердә күрелмәгән-чә субтропик зонада үтүе, икенчесе - Сочидагы ярышларның кешелек тарихында әлегә иң кыйммәткә төшкән Олимпиада булуы.
Икенче үзенчәлек беренчесенә күпмедер күләмдә бәйле, әлбәттә. Олимпиада уеннары курорт-шәһәр янындагы тауларда барса да, анда тиешле вакытта тиешле күләмдә кар, температура булачак дип беркем дә гарантияли алмый.
Тауларда һава торышы сәгать саен алышынып тора. Хоккей ярышлары ярый ла түбә астында үтә, ә мәсәлән, шул ук биатлонны карсыз трассада яки томан эчендә ничек үткәрергә? Кар ясаучы 400 машина, махсус кар саклау складлары - өстәмә чыгымнарның бер өлеше генә. Чынбарлыктагы чыгымнар һәр чакрымы 220 миллион долларга (күз алдына китерүе дә кыен - моңа кадәр теркәлмәгән рекорд!) төшкән спортчыларны кунакханәләрдән ярышлар зонасына илтә торган 48 чакрымлы берләштерелгән тимер һәм авто-юлдан башлана.
Әлбәттә, чыгымнар зур, әмма бар нәрсәне дә акчага әйләндерү һәр очракта бик үк дөрес тә түгелдер. Һәрбер спортчының хыялы - Олимпиада медале яулау. Олимпиада медальләре - ил өчен дә горурлык.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: