Бөгелмә авазы

Тарихи-мәдәни мирасыбызны барлыйбыз

11 июнь көнне хакимият бинасында Бөгелмә иҗтимагый советы утырышы булып узды. Аның көн тәртибенә бүген бик актуаль булган мөһим тема - "Историко-культурное наследие" дигән тема куелган иде.

Утырышны ачып, совет рәисе Глирә Вәлиева бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә тарихи әһәмияткә ия булган 50 объект булуын, шуның 10ысы шәһәрдә урнашканын әйтеп, киләчәктә чал тарихлы Бөгелмә шәһәрендә туристлык эшчәнлеген җәелдереп җибәрү өчен бүгеннән үк бу турыда тулырак мәгълүматлар җыя башларга кирәклеген хәбәр итте. Чыгыш ясаучылар мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләр системасында, Туган якны өйрәнү һәм Ярослав Гашек музейларында бу юнәлештәге эшчәнлекләре белән таныштырдылар, проблемаларны санап үттеләр. Мәсәлән, шәһәр ку-наклары, экскурсияләргә килүчеләр өчен буклетлар әзерләү, шәһәр кү-ренеше белән "магнетик"лар, сувенирлар ясау кебек эшләр игътибар сорый. Утырышта катнашучылар шулай ук даими төстә җирле матбугат чараларында тарихи мирасларыбыз турындагы язмалар, телевидение экраннарыннан сюжетлар күрсәтелеп торсын иде дигән теләк белдерделәр. Җирле краевед Григорий Сальников исә шәһәр һәм район территориясендә тарихи-мәдәни мирас темасына китаплар чыгару мәсьәләсен күтәрде. Кыскасы, утырыш бик тә эчтәлекле узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: