Бөгелмә авазы

Тарихи календарь: 7 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 7 гыйнварда христиан динен тотучылар Раштуа бәйрәм итә. Гайсә Пәйгамбәр туу көнен керәшен татарлары дә зурлап билгели. Россиядә: 1928 елда Михаил Громов У-2 очкычында беренче тапкыр һавага күтәрелә. Аны серияле җитештерү 1953 елга кадәр дәвам итә. Барлыгы шундый 33 мең очкыч ясала. 1942 елда Совет гаскәрләренең Мәскәү...

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

7 гыйнварда христиан динен тотучылар Раштуа бәйрәм итә. Гайсә Пәйгамбәр туу көнен керәшен татарлары дә зурлап билгели.

Россиядә:

1928 елда Михаил Громов У-2 очкычында беренче тапкыр һавага күтәрелә. Аны серияле җитештерү 1953 елга кадәр дәвам итә. Барлыгы шундый 33 мең очкыч ясала.

1942 елда Совет гаскәрләренең Мәскәү янында контрһөҗүме тәмамлана. Дошманның "Үзәк" армия төркемнәре җиңелә һәм 100-250 чакрымга чигенергә мәҗбүр була.

Дөньяда:

1610 елда Галилей Юпитерның дүрт иярчене барлыгын ачыклый.

1789 елда Джордж Вашингтон АКШ ның беренче президенты итеп сайлана.

1953 елда Президент Гарри Трумэн АКШ та водород бомбасы барлыгы турында белдерә.

Туган көннәр:

Гомәр Бәшир улы Бәширов - татар язучысы, фольклорчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1996).

1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа.

1932 елдан ул "Кызыл Татарстан" газетасында, бераздан "Совет әдәбияты" журналында эшли башлый. Аның бик күп мәкаләләре, очерклары, хикәяләре басыла. 1937 елда язучының "Сиваш" повесте басылып чыга.

Язучының "Намус" романы 1948 елда басыла. Бу әсәр өчен Гомәр Бәшировка, 1951 елда, икенче дәрәҗә СССР Дәүләт премиясе бирелә.

1968 елда язучы татар халкының гореф-гадәтләрен яктырткан "Туган ягым - яшел бишек" исемле автобиографик әсәрен тәмамлый. 1978 елда Г.Бәшировның "Җидегән чишмә" романы басылып чыга.

Г.Бәширов фольклор әсәрләрен туплап, "Туксан тугыз мәзәк", "Мең дә бер мәзәк" исемле китаплар нәшер итә.

Ул 1999 елның 7 маенда Казанда вафат була.

Кәшифә Тумашева - татар режиссеры, актриса, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе.

1906 елның 7 гыйнварында Балтач районының Нөнәгәр авылында туа.

1921 елда Семипалат шәһәрендә профессиональ татар театр труппасы оеша һәм Кәшифә Тумашева шунда чакырыла. Биредә ул "Зөләйха", "Тигезсезләр", "Яшь гомер", "Таһир-Зөһрә" һ.б. спектакльләрдә уйный, төп рольләрне башкара. 1931 елда К.Тумашева Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. Аны 1939 елда тәмамлый һәм Казанга кайтып Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда К.Тумашева театр сәхнәсендә утызга якын спектакль куя. 1955 елда Республика татар күчмә театрына баш режиссер итеп билгеләнә.

1956 елда аңа ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.

Ул 1978 елның 19 апрелендә Казанда вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнә.

Роберт Габделнур улы Мортазин - татар артисты, Татар дәүләт яшь тамашачы театры мөдире, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1958 елның 7 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Иске Өҗем авылында дөньяга килә.

Эшчәнлеген Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында артист булып башлый. 1987 елда, театрының үз бинасы булдырылу белән, ул җитәкчелек эшенә күчерелә - сәхнәләштерү бүлеге мөдире, баш администратор, соңрак, мөдир урынбасары булып эшли. 2000 елның декабрендә Роберт Мортазинны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә чакыралар.

Ул анда баш администратор булып эшли.

2002 елдан - Татар дәүләт яшь тамашачы театры мөдире.

Фәрит Габдрахман улы Суюров - рәссам, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1939 елның 7 гыйнварында Казан шәһәрендә туа.

Фәрит Суюров Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Россия Сәнгать академиясенең алтын медале иясе. Ул шәһәр һәм лирик пейзаж остасы. Аның галереялары Төркия, Голландия, Бөекбритания, Финляндиядә саклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: