Бөгелмә авазы

“ТАНЕКО” мазут җитештерми

"Татнефть" компаниясе төркемнәре составына керә торган "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында, Россиядә беренче булып, мазут җитештерү тулысынча туктатылды һәм мазутсыз җитештерүгә күчте. Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Сүлпән темпларда кокслау җайланмасын комплекслы сынау проекты кысаларында башкарылган бу вакыйга - "ТАНЕКО" өчен зур казаныш ул. Аның тотрыклы эшләве мазут күрсәткечен "нуль"гә төшерергә һәм нефтьне...

 

"Татнефть" компаниясе төркемнәре составына керә торган "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында, Россиядә беренче булып, мазут җитештерү тулысынча туктатылды һәм мазутсыз җитештерүгә күчте.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Сүлпән темпларда кокслау җайланмасын комплекслы сынау проекты кысаларында башкарылган бу вакыйга - "ТАНЕКО" өчен зур казаныш ул. Аның тотрыклы эшләве мазут күрсәткечен "нуль"гә төшерергә һәм нефтьне эшкәртү дәрәҗәсен 95 процентка җиткереп, 85,8 процентка кадәр якты нефть продуктлары алырга мөмкинлек бирде.

"Лукойл-Нижегородниинефтепроект" ҖЧҖ һәм "Нефтехимпереработка институты" дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнгән һәм производствога кертелгән алдынгы технологик чишелешләр кокслау циклын күпкә кыскартырга, күп кенә җитештерү процессларын автоматлаштырырга, эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртырга, куркынычсызлыкны һәм экологик таләпләрне тәэмин итәргә җай тудырды.

Елына 2 миллион тонна чимал эшкәртергә сәләтле акрын кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрү "Татнефть" гавами акционерлык җәмгыятенең нефть эшкәртүне үстерү юнәлешендәге төп проектларның берсе иде. Ул "ТАНЕКО"ның техник-икүтисадый күрсәткечләрен яхшыртырга, өстәмә бәяне күтәрергә, Татарстанның тулаем региональ продуктын арттырыга мөмкинлек бирә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: