Бөгелмә авазы

Тагын ике татарстанлы коронавирустан вафат булды

Коронавирустан 70 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат вафат булды.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Һәр очракта үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", диде Галимова.

1950 елда туган хатын-кыз 5 июльдә авыр хәлдә республика  клиник хастаханәсенең вакытлы йогышлы госпиталенә китерелде. Ул ике яклы полисегментар пневмония һәм кайбер хроник авырулар белән хастаханәдән тыш катлаулы Сovid-19 коронавируслы йогышына шикләнеп, хастаханәгә салына. Үткәрелә торган терапия фонында 8 июльдә аның хәленең кискен начараюы күзәтелә, йөрәк эшчәнлеге туктала. Реанимация чаралары ярдәм бирми.

1961 елда туган ир кеше, ике яклы интерстициаль пневмония һәм яңа коронавирус йогышына шикләнеп, Әлмәт үзәк район хастаханәсе базасындагы провизор госпитальгә китерелә. Шул ук көнне кирәкле барлык тикшеренүләр узганнан соң йогышлы авыруларның вакытлы   госпитальгә салына. 6 июльдә сулыш җитмәү билгеләре арту сәбәпле, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Пациентның хәле прогрессив рәвештә начарлана бара. 11 июль көнне ул вафат була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: