Бөгелмә авазы

Тагын бер бөгелмәленең коронавирус белән авыруы теркәлде

Бүгенге көндә республикада коронавирус белән авыруның 46 очрагы ачыкланды.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 46 яңа очрагы ачыкланды, аларның 2се – читтән кертелгән, калганнары – элемтәдә булу нәтиҗәсе дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

“Унөч кеше хастаханәгә салынган, 33е өйдә дәвалана, – дип аныкладылар ведомствода.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (16 кеше) һәм 60-70 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган. Биредә 28 кеше авыруны йоктырган.

Яр Чаллыда – 2

Әлмәттә – 1

Балтач районында – 1

Бөгелмә районында – 1

Яшел Үзәндә – 4

Кайбыч районында – 1

Кама Тамагы районында – 2

Кукмарада – 1

Питрәч районында – 2

Саба районында – 1

Тәтеш районында – 1

Теләче районында – 1

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8328 кеше авырды. Аларның 7344 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 86е узган тәүлектә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: