Бөгелмә авазы

Тагын 44 татарстанлы Covid-19 белән авырый

Узган тәүлек эчендә авыручыларның икесе чирне республикадан читтә йоктырган.

Татарстанда 44 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә оперштаб.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, узган тәүлек эчендә авыручыларның икесе чирне республикадан читтә йоктырган һәм 42 кеше Covid-19 авырулар белән элемтәдә булган. Шулай ук тугызы хастаханәгә салынган, калган 35 пациентка өйдә дәваланырга рөхсәт ителгән.

Татарстанда 8 район зарарлану статистикасына керде: Казан (33), Аксубай (1), Әлки (1), Арча (5), Яшел Үзән (1), Лаеш (1), Спас (1), Чистай (1).

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда һәм тулаем Россия буенча, 21 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, барлыгы 7 943 коронавирус очрагы теркәлгән, авыручылар саны 1 431 635 кеше тәшкил иткән.

Яңа пациентлар белән элемтәгә кергән һәркемне табиблар тикшерүе көтә. Барлык гражданнар да махсус боксларда даими күзәтү астында торалар.

 

Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, республикада вирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр җитте.

Вафат булган кешеләрнең берсе – 1943 елда туган ир-ат. Аны ике яклы вируслы пневмония белән йогышлы профильле стационарга китергәннәр.

Вафат булучыларның икенчесе – 1955 елда туган ир-ат, Covid-19 инфекциясе китереп чыгарган ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авырулар катлауландырган.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: