Бөгелмә авазы

Тагын бер банк акчаны санап кына бирә башлаган

Тагын бер банк клиентлары кертемнәрен алуда проблемалар белән очрашты. «Интехбанк» та кулга акча бирүдә чикләүләр керткән икән. Клиентларга заявка калдырырга кушалар һәм аны ике көндә караячакларын вәгъдә итәләр. Акча бирүдә чикләү дә кертелгән - бер кулга көненә 50 мең сум. Кайнар линия телефоны аша банк хезмәткәрләре бу хәлне раслаган. Әмма...

Тагын бер банк клиентлары кертемнәрен алуда проблемалар белән очрашты.

«Интехбанк» та кулга акча бирүдә чикләүләр керткән икән. Клиентларга заявка калдырырга кушалар һәм аны ике көндә караячакларын вәгъдә итәләр. Акча бирүдә чикләү дә кертелгән - бер кулга көненә 50 мең сум.

Кайнар линия телефоны аша банк хезмәткәрләре бу хәлне раслаган. Әмма аңлатма бирүне дә кирәк тапкан. Баксаң, "Татфондбанк" счетларыннан акча алуда узган атнадан ук чикләү кертелү сәбәпле, әлеге банк офислары хезмәткәрләре ТФБның пластик карта хуҗаларын "Интехбанк" банкоматларына юллый икән. Шулай да әлегә рәсми комментарийлар юк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: