Бөгелмә авазы

Табигатьне саклагыз

Шәһәрнең 14 нче прогимназиясендә "Табигатьне сакла" дип исемләнгән экология-мәгърифәт чарасы узды. Ул, "Чисталык дәресе" республика акциясе кысаларында үтеп, Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган иде. Укытучылар көн дәвамында әлеге тема буенча сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы викториналар оештырдылар. Акция азагында "Бугульмалес" учреждениесе вәкилләре: урманны саклау һәм тергезү...

Шәһәрнең 14 нче прогимназиясендә "Табигатьне сакла" дип исемләнгән экология-мәгърифәт чарасы узды. Ул, "Чисталык дәресе" республика акциясе кысаларында үтеп, Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган иде.
Укытучылар көн дәвамында әлеге тема буенча сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы викториналар оештырдылар.
Акция азагында "Бугульмалес" учреждениесе вәкилләре: урманны саклау һәм тергезү инженерлары А. Улаев һәм Н. Ибраһимова 1 - 4 нче сыйныф укучылары өчен "Дөнья нинди гүзәл!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Укучыларга "Табигать - безнең туган йортыбыз" реклама видеоролигы күрсәтелде. Соңрак аларның һәрберсе күңел ачу программасында катнаша алды. Азактан укучыларга табигать турында истәлек буклетлары таратылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: