Бөгелмә авазы

Табибларның хезмәт хаклары 66 мең сум булачак

Ел азагына илдә табиблар шуның кадәр акча алып эшлиячәк. Бу 16 меңгә күбрәк дигән сүз. Ә урта персоналның акчаларын 33 мең сумга кадәр арттырачаклар. Бу саннарны ил буенча уртача хезмәт хакларын исәпләп чыгарып игълан иткәннәр. Росстат мәгълүматларына караганда 2017 елның беренче кварталында санитарларның хезмәт хакы 18 642, урта медхезмәткәрләрнеке 27...

Ел азагына илдә табиблар шуның кадәр акча алып эшлиячәк. Бу 16 меңгә күбрәк дигән сүз. Ә урта персоналның акчаларын 33 мең сумга кадәр арттырачаклар.

Бу саннарны ил буенча уртача хезмәт хакларын исәпләп чыгарып игълан иткәннәр. Росстат мәгълүматларына караганда 2017 елның беренче кварталында санитарларның хезмәт хакы 18 642, урта медхезмәткәрләрнеке 27 918, ә табибларның 49 229 сум булган.

Владимир Путин әле 2012 елда ук медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын 200% ка кадәр арттырырга дигән әмер биргән иде. Ниһаять, бу өлкәдә уңай үзгәрешләр башланды дияргә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: