Бөгелмә авазы

Табиблар киңәште

Үткән чәршәмбедә республика табиблары узган елдагы эшчәнлекләре турында хисап тоттылар. Коллегия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 2013 елда республикада халыкның табигый үсеше күзәтелгән, ягъни якты дөньяга туучыларның саны бакыйлыкка күчүчеләрдән 10 меңнән артыграк булган. Шул ук вакытта медицинада кадрлар проблемасы үзен нык сиздерә. Әлеге мәсьәләне хәл итү көн...

Үткән чәршәмбедә республика табиблары узган елдагы эшчәнлекләре турында хисап тоттылар. Коллегия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
2013 елда республикада халыкның табигый үсеше күзәтелгән, ягъни якты дөньяга туучыларның саны бакыйлыкка күчүчеләрдән 10 меңнән артыграк булган. Шул ук вакытта медицинада кадрлар проблемасы үзен нык сиздерә. Әлеге мәсьәләне хәл итү көн кадагында торган авыр сорауларның берсенә әверелде.
Президент медицинадагы җитешсезлекләрне санады һәм республикада сораштыру үткәрелгән кешеләрнең 38 проценты күрсәтелгән медицина
ярдәменнән канәгать булмавын җиткерде. Ул бу юнәлештә уңай үзгәрешләр булырга тиешлеген әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: