Мәләвез шәһәрендә яшәүче Уфаның бала тудыру йорты табибларын судка биргән һәм откан, дип яза "Башинформ" «Башкортостан» ДТРК га сылтама белән.
Зыян күрүче сүзләренчә, Уфа табиблары кесарев кисеме ясаганда аның эчендә 20 сантиметрлы Микулич кыстыргычын онытып калдырганнар. Ул организмында корыч инструментны берничә ел йөрткән. Кыстыргычны Мәләвез шәһәре табиблары медицина тикшеренүләре вакытында очраклы рәвештә ачыклаганнар һәм хатын-кыз организмыннан алганнар.