Бөгелмә авазы

“Сүзлек - синең ышанычлы дустың”

Китап, газета, журнал укыганда, дусларыгыз белән аралашканда, сез, мөгаен, бөтен бер гыйбарәгә, яки сезгә аңлашылмаган аерым сүзләргә тап буласыздыр.

Һәм, әлбәттә инде, аларның әһәмиятен аңларга кирәк. Бу очракта без сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Бу - кирәкле китап, укуда ышанычлы ярдәмче.

Кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен уен рәвешендә китапханә дәресе үткәрелде. Балалар 3 командага бүленде: “Эрудитлар”, “Газета укучылар”, һәм “Китап сөючеләр”. Дәрес башланыр алдыннан алар активлык, корректлык һәм конструктивлык кагыйдәләре белән таныштылар.

Балалар рус теле, аңлатмалы, фразеологик, этимологик һ. б. сүзлекләр белән эшләделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр һәм “сүзлек” сүзенең нинди сүзләргә аваздаш булуы белән уртаклаштылар: китап, тәрҗемәче, эзләү, алфавит һ. б.

Соңгы бирем хәрефләрдән тулы бер фразаны җыю иде. Китап һәм уку турында мәкаль яки әйтемнәрне дөрес итеп төзү.

Балалар бик яхшы эшләделәр. Барлык катнашучылар да татлы призлар һәм китаплар алды.

Светлана КЛЕЦОВА, “Җирлекара үзәк китапханә” МБУ

баш библиографы

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: