Бөгелмә авазы

Сызрань Җәмигъ мәчетенә гөмбәз һәм манараларны урнаштырганнар

Мәчетне тулысынча 2021 елның көзенә тапшырырга планлаштыралар.

Сызрань Җәмигъ мәчетендә гөмбәз һәм манараларның металл конструкцияләрен монтажлау башланды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Кичә бу уңайдан төзелеш мәйданында догалы тантана оештырылган. "Бу изге һәм тарихи төзелешкә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән игелек һәм иминлек телим", - ди Сызрань шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

Объектны тулысынча 2021 елның көзенә тапшырырга планлаштыралар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: