Бөгелмә авазы

“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел”: Зинаида Никифоровна Королева

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” проекты кысаларында, Бөгелмә туган якны өйрәнү музее укучыларны бөгелмәлеләр язмышы белән таныштыруын дәвам итә.

Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларын җиңүдә совет яшьләре зур роль уйный. 1940 ел ахырына ВЛКСМ сафларында 10 миллионнан артык егет һәм кыз була. Бөек Ватан сугышы башлану белән, повестка көтмичә, йөзләгән мең комсомол әгъзасы, үз теләкләре белән Кызыл Армиягә һәм халык гаскәрләренә языла. Алар арасында Зинаида Никифоровна Королева да була.

1912 елда Бөгелмә районының Чирково авылында 8 кешедән торган ишле гаиләдә туа ул. Әнисе Бөгелмә станциясендә каравылчы булып эшли, Зинаиданың балачагы һәм яшьлеге дә шунда уза. II дәрәҗә Бөгелмә мәктәбендә комсомолга керә. 16 яшеннән уку белән эшне бергә алып бара башлый. Бөгелмә станциясенең отряд пионервожатые була. 1929-1930 елларда Казанда педагогика техникумында укый. Уку чорында Югары Ослан районы колхозларын оештыруда катнаша. Училищены тәмамлаганнан соң Бөгелмәгә юллама ала, әмма аңа белгечлеге буенча эшләргә туры килми. 1931 елның 10 февралендә Бөгелмә комсомол райкомы бюросы әгъзасы итеп сайлана, бер үк вакытта пионерлар эшенә җитәкчелек итә.

1933 елда партия райкомы кызны РОНОга инструктор итеп эшкә җибәрә. 1936 елның июнендә Зинаида өлкә комитетына күчерелә   шәһәрнең пионерлар секторын җитәкли.

Сугыш елларында эвакуацияләнгән ятимнәр күп булган балалар йортларын җитәкли.

1948 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.

Зинаида Королева истәлекләреннән: “Ул елларда без өйдә яшәмәдек диярлек, авылларга чыгып, комсомол ячейкалары оештыра идек, икмәк олауларын озаттык, грамотасызлыкны бетердек, чәчү һәм урып-җыю кампанияләрендә катнаштык”.

Шулай бервакыт Исаково авыл Советына язгы чәчү буенча район комитетының вәкаләтле вәкиле итеп, артта калган бригадага җибәрделәр. Ә мин нәрсә эшли алам – яшь кыз – җир сөрергә үзем чыга алмыйм бит инде. Яшьләрне эшкә җигәргә туры килде – бездән иртә торучы юк иде: бригада кырга бик иртә чыга башлады, эш көнен нәтиҗәлерәк уздыра башлады. Төшке аш вакытында сәяси әңгәмәләр үткәрдек, листовкалар чыгардык. Нәтиҗә шул – бригада Кызыл тактага кертелде. Бригадирның чыгышы минем өчен иң яхшы бүләк булды: “Выстояла кызым, молодая, яхшы”, – диде ул.

1932 елда иде кебек, мине комсомолның 15нче өлкә конференциясенә делегат итеп сайладылар. Ә минем киеп баррырга аяк кимеме дә юк – июль эссесендә дә әнинең иске тирән галушларында йөрим. Аяк киемен сатып алу турында уйларга да мөмкин түгел иде. Иптәшләрем:” Борчылма, менә казанга барып җитәрбез, толкучкада сиңа берәр аяк киеме табарбыз, сатып алырбыз”, – диделәр. Шулай эшләделәр дә. Ул ботинкаларны мин иң кадерле нәрсә итеп, бик озак еллар сакладым. Менә дуслык, ярдәмчеллек, иптәшлек шундый була, ә ул яшьләр тормышында бик мөһим”.

Зинаида Никифоровна Королева 49 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Тырыш хезмәте өчен “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе һәм хөкүмәт медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыш елларында комсомолларның батырлыгы югары бәяләнде. Фашизмга каршы көрәштә күрсәткән кыюлыклары һәм тиңдәшсез батырлыклары өчен 3 500 комсомол әгъзасы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (шуларның 60ы – ике тапкыр).

Методист Гөлчәчәк Гарипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: