Бөгелмә авазы

М12 трассасын төзү җирле халыкка уңайсызлыклар тудырмаслык итеп салыначак

М12 Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомагистраль трассасы төзелеше якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә максималь комфорт тудыру өчен алып барылачак.

Хәтта бу проектның кыйммәтләнүенә китергән очракта да.

Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов проект буенча фикер алышу буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

Республика аша уза торган трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк, төзелеш бәясе 163 млрд. сум дип бәяләнә. Җирле халыкка уңайлы булсын өчен автоюл буенда тавыш саклау экраннары урнаштыру һәм урман полосалары утырту планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: