Бөгелмә авазы

Өстәмә компенсацияләр каралган

Бүгенге көндә республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 195 431 бала тәрбияләнә. Бөгелмә шәһәре һәм районында исә 57 балалар бакчасы эшли, аларга 6019 бала йөри. Өстәмә компенсациянең 6 айлык керемне (агымдагы елның июль - сентябрь айларын да кертеп) исәпләп түләнүен күздә тотып, социаль яклау органнары тарафыннан өстәмә компенсациягә хокуклыларны яңадан теркәү...

Бүгенге көндә республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 195 431 бала тәрбияләнә. Бөгелмә шәһәре һәм районында исә 57 балалар бакчасы эшли, аларга 6019 бала йөри.
Өстәмә компенсациянең 6 айлык керемне (агымдагы елның июль - сентябрь айларын да кертеп) исәпләп түләнүен күздә тотып, социаль яклау органнары тарафыннан өстәмә компенсациягә хокуклыларны яңадан теркәү эшләрен оештыру планлаштырыла.
Балалар бакчасына түләү өчен компенсацияне кабат рәсмиләштерүдә халыкка уңайлы шартлар тудыру максатыннан, социаль яклау органнары кирәкле документларны балалар бакчаларында - "мобиль офислар" кулланып башкарачак. Моның өчен республиканың балалар бакчаларында хокукларны кабат рәсмиләштерү өчен ата-аналарны кабул итү графиклары төзелгән һәм, балалар санына карап, махсус кабул итү көннәре билгеләнгән. Әлеге эшләрне башкару өчен 250 "мобиль офис" эшләячәк. Балалар бакчаларында әти-әниләрне кабул итәчәк белгечләр саны 285кә җитә, алар барлыгы 1280 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшләячәк.
Яңадан теркәү өчен мөрәҗәгать итәргә тиешле гражданнарның саны 67 мең кешене тәшкил итәр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: