«Старт бик матур бирелде»: Россиядә «Имин юллар» олимпиадасы башланды

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Россиядә мәктәп укучылары өчен "Имин юллар" онлайн-олимпиадасы старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мәктәпләрендә укучылар өчен ачык дәресләр оештырылды, аларда 209 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
Казан Совет районының 159 нчы лицееның 3 "Г" сыйныф укучыларына онлайн-олимпиада фрагментын яшь инспекторлар уздырды. Алар юллардагы проблемалы хәлләрне карады һәм төркемнәрдә эшләп, мәктәптән өйгәкадәр имин юлны проектлады.
“Бүген матур күрсәтмә чара булды. Мин ышанам, республикабызның башлангыч сыйныф укучыларының барысы да олимпиадага кушылыр. Бу чара бик кирәкле, чөнки без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова.
Ачык дәрестә катнашкан ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов олимпиаданың максаты – балаларны юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү, диде.
“Быел республика юлларында 398 транспорт һәлакәте теркәлде, аларда сигез бала һәлак булды һәм 418е төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алды. Олимпиада балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауда ярдәм итәр дип өметләнәбез”, – дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, балалар һәлак булган һәм зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. “Балаларны әзерләү дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Безнең эш үз нәтиҗәләрен бирә”, – дип йомгаклады Бикмөхәммәтов.
Олимпиадада кече сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре белемнәрен ныгытуга, юлларда һәм урамда үз-үзеңне куркынычсыз тотуга интерактив биремнәр кулланылачак.
Конкурста Учи.ру мәгариф платформасында теркәлгән башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Олимпиада тәмамланганнан соң катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм рәхмәт хатлары алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 07:01Бөгелмәдә 21 гыйнвар һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, пәнжешәмбе көнне, аязучан болытлы, әкрен җил.1500
-
20 гыйнвар 2021 - 18:12Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.7400
-
20 гыйнвар 2021 - 17:23«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә калейдоскоплар ясыйлар Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, коллективизм, бер-береңә ярдәм итү хисен тәрбияләүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә.6000
-
20 гыйнвар 2021 - 16:01«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.5000
-
20 гыйнвар 2021 - 15:42«Радуга» үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезге тору кабинеты эшли башлады Көндезге тору кабинетында эшләүче белгечләр инвалидлык белән кешеләр тормышында килеп чыккан проблемалы хәлләрне психологик-педагогик яктан тикшерү өчен яңа катнашучылар кабул итәргә әзер.6501
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алдыЧара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.12000
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар Картиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.19500
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алды Чара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.12000
-
19 гыйнвар 2021 - 09:39Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Бөгелмә районы халкына бик нык өшегәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу Зеленая Роща китапханәсе ярдәмендә узды.10600
-
19 гыйнвар 2021 - 19:47“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.10600
-
19 гыйнвар 2021 - 15:41Бөгелмәдә җылылык энергиясенә тариф күләме Җылылык энергиясе: еш бирелә торган сорауларга җаваплар10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика