Бөгелмә авазы

Россиядә яшәүчеләр халыкны саклап калуны һәм лаеклы хезмәт булуны иң мөһим нәрсә дип саныйлар

Дәүләт проектлары арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәгариф»не күпләр белә.

Россиялеләрнең күпчелеге56 85%ы дәүләт проектлары турында беләләр. Респондентлар арасында «Сәламәтлек саклау» (85%) һәм «Мәгариф» (80%) иң популярлары. Бу Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән илкүләм проектларны тормышка ашыру турындагы сораштыру мәгълүматларыннан күренә.

Иң танылган 3 милли проект исемлегенә шулай ук «Демография» дә кергән – 74%. «Халыкара кооперация һәм экспорт» өчен проектына респондентларның иң азы тавыш биргән – 56%.

Россиялеләр «Халыкны саклау, сәламәтлек һәм кешеләрнең иминлеге» (92%), «Лаеклы, нәтиҗәле хезмәт» (87%) һәм «Тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит» (86%)проектларын иң мөһим максатлар дип таный. Шулай ук аларның талантларын тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлекләре, Россиянең гомуми белем бирү сыйфаты һәм фәнни тикшеренүләр күләме буенча топ-10 илгә керүе дә кызыксыну уята.

Сораштыруда катнашучылар Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга күбрәк игътибар бирә башладылар, дип саныйлар. Әйтик, «Цифрлы икътисад» өчен респондентларның 64, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» һәм «Демография» өчен – 54, «Торак һәм шәһәр мохите» өчен 51%ы тавыш биргән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: