Бөгелмә авазы

Спорт

Шахмат 22 апрель көнне "Ак ладья" шахмат клубында Бөгелмә шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының физик культура коллективлары арасында шәхси һәм команда беренчелегенә шашка ярышы үтте. Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Беренчелекне - "ИПЦ", икенчелекне - БМЗ, өченче урынны "ТНГ-Групп" җәмгыятьләре коллективлары яулады. Мини-футбол 16 апрельдан 20 арельгә кадәр "Энергетик" стадионының спорт...

Шахмат

22 апрель көнне "Ак ладья" шахмат клубында Бөгелмә шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының физик культура коллективлары арасында шәхси һәм команда беренчелегенә шашка ярышы үтте.

Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Беренчелекне - "ИПЦ", икенчелекне - БМЗ, өченче урынны "ТНГ-Групп" җәмгыятьләре коллективлары яулады.

Мини-футбол

Реклама

16 апрельдан 20 арельгә кадәр "Энергетик" стадионының спорт залында Бөгелмә муниципаль районы югары һәм урта белем бирү уку йортлары арасында мини-футбол буенча шәһәр беренчелеге узды.

Ярышта 6 команда катнашты. Беренче урын - Бөгелмә аграр көллиятендә. Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы - икенче, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте өченче булдылар.

Өстәл теннисы

22 апрель көнне "Юность" спорт комплексында "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә өстәл теннисы ярышы үткәрелде. Бу көнне 60ка якын кеше көч сынашты.
Ярышлар 3 яшь төркемендә үткәрелде. Дарья Варламова, Ринат Ганиев, Валерия Балбошина, Даниил Самусенко, Анастасия Князькина җиңүче булдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: