Бөгелмә авазы

Спорт

Бокс 11-14 октябрьдә Ижау шәһәрендә бокс буенча "Б классы"ндагы Бөтенроссия турниры үтте. Бу ярышларда "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Алар арасыннан Шамил Котлыбаев - 2 нче, Миңнур Котлыбаев 5 нче урынга лаек булды. Самбо 13-14 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында "Самбо" көрәше буенча...

Бокс

11-14 октябрьдә Ижау шәһәрендә бокс буенча "Б классы"ндагы Бөтенроссия турниры үтте.
Бу ярышларда "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Алар арасыннан Шамил Котлыбаев - 2 нче, Миңнур Котлыбаев 5 нче урынга лаек булды.

Самбо

13-14 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында "Самбо" көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Ярышларда Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 21 команда катнашты, бу - 180нән артык спортчы.
Биредә шәһәребез данын "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Киеренке көрәштә 2 нче урынны - Айназ Алтынбаев һәм Александра Никитина яулады. Александр Тюнин, Зарина Ионова исә 3 нче урынга ия булдылар. Тренер-укытучылары - Индус һәм Илдар Фәттаховлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: